2015 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультация төркеме белән берлектә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Менделеевск муниципаль районының Бәзәкә һәм Тихоново авыллары халкын кабул итте.
Кабул итү барышында ике авылның 37 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны кабул итүдә Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек мөдире Е.С.Царева да катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен җир кишәрлекләрен арендага алу, җир кишәрлекләрен шәхси милек итеп рәсмиләштерү, җир кишәрлекләрен теркәү, суд карарына шикаять итү, инвалидлык алу мәсьәләләре кызыксындыра иде. Белгечләр авыл халкының сорауларына җавап бирделәр, барысын да җентекләп аңлаттылар.