Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коллегия утырышы

2015 елның 18 сентябре, җомга

2015 елның 17 сентябрендә «2015 елның 8 ае эчендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коллегия утырышы үтте. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры, утырыш рәисе Л.Ю.Глухова алып барды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы А.Б.Гревцов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
«2015 елның 8 ае эчендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итү турында» төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады. Ул үз чыгышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген төрле яклап – хокукый яктан, кадрлар ягыннан, матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин итүне оештыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының төп эшчәнлек юнәлешләрен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, утырыш барышында, Россия Федерациясе Судьялар советы исеменнән министр Л.Ю.Глуховага һәм министр урынбасары Н.В.Рагозинага суд системасы үсешенә керткән өлешләре өчен «Россиядә суд реформасына 150 ел» медален тапшырды.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Р.Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин, Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды рәисе Т.М.Гаделшин, Казан шәһәренең Авиатөзелеш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы С.Р.Гафуровалар чыгыш ясады.
Утырышны йомгаклап, министр Л.Ю.Глухова хөкүмәт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International