ТР юстиция Министрлыгы һәм РФ юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсенең үзара эшчәнлеге мәсьәләләре буенача киңәшмә

2010 елның 27 феврале, шимбә
Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсендә эшлекле киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы һәм Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсенең законнар чыгару өлкәсендә үзара ярдәмләшү турындагы Килешүгә кул кую мәсьәләсе хакында фикер алышынды.
Аерым алганда, сүз Татарстан Республикасы норматив-хокук актлар проектларын коррупциягә каршы тикшерү алып баруны оештыру өлкәләрендә үзара ярдәмләшү турында, муниципаль берәмлекләр уставларын дәүләти теркәү һәм муниципаль берәмлекләрнең норматив-хокук актлары федераль регистрын булдыру, шулай ук нормалар булдыруны гамәлләштерү эшчәнлегендә, муниципаль берәмлекләр уставларын һәм муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертү турындагы муниципаль норматив-хокук актларны эшләп чыгару һәм кабул итү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек, юстиция даирәсендә бүтән юнәлешләр буенча эшчәнлектә ярдәмләшү хакында барды.
Киңәшмә нәтиҗәсендә ике ведомствоның югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча үзара хезмәттәшлеккә бәйле гамәлләр планын эшләп чыгару, әлеге пландагы гамәлләрне башкару өчен җаваплыларны билгеләү һәм, ихтыяҗ булса, эшче төркемнәр булдыру хакында карар кабул ителде.
Мәсьәләләр буенча фикер алышуда Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгы Н.Х.Сафиуллин, Татарстан Республикасы юстиция Министры М.М.Курманов, Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе башлыгының урынбасары А.Р.Идрисова, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы структур бүлекләре җитәкчеләре А.Р.Каримова, Э.М.Аверьянова, Россия юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарә җитәкчесе М.А.Пашкова катнаштылар.
 
ТР юстиция Министрлыгының пресса хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International