2015 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында “Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын мәгълүматлаштыру турында” чыгыш ясады.
Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар советы рәисе, Татарстан Республикасы Юагыр суды Рәисе урынбасары Р.А.Шәрифуллин алып барды.
Утырышта каралган күп кенә мәсьәләләр арасында судларны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре һәм «Россия Федерациясе судларының эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү турында» Федераль законның гамәлгә куелышы, Россия Федерациясе Административ суд производствосы Кодексын тормышка ашыруның оештыру-хокук мәсьәләләре каралды.
Утырышта Татарстан Республикасы Юагыр суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд Департаменты Идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Арбитраж Суды рәисе Н.А.Новиков, республиканың район һәм шәһәр судлары рәисләре катнашты.