Хокук бозуга каршы профилактика буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркем киңәшмәсе

2010 елның 27 феврале, шимбә
2010 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында эшче төркем җитәкчесе – М.М.Курманов һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы каршындагы милиция тарафыннан вәкаләт бирелгән участковыйлар һәм балигъ булмаган балалар эшләре булекләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы – эшче төркем җитәкчесе урынбасары Л.Г.Гершанов җитәкчелеге астында хокук бозуга каршы профилактика буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең оештыру киңәшмәсе узды.
Эшче төркемгә Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы, Татарстан Республикасы эчке эшләр Министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль хезмәтнең җәза бирүне башкару буенча Татарстан Республикасындагы баш идарәсе, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты, Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы “Татмедиа” нәшрият һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Татарстан Республикасындагы идарәсе, Татарстан Республикасы җәмгыяви палатасы, Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза китергән нәтиҗәләрне бетерү министрлыгының Татарстан Республиксы буенча баш идарәсе, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе вәкилләре кертелде.
2010 елгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрдә хокук бозуларга каршы профилактика буенча эшләр барышын өйрәнүгә юнәлдерелгән расланган күчмә тикшерүләр графигы нигезендә, эшче төркемнең Буа, Зәй, Тәтеш, Саба, Балык Бистәсе, Менделеевск, Теләче һәм Актаныш муниципаль районнарга чыгулары планлаштырылган.
Эшче төркемнең беренче чыгуы 2010 елның 2 мартттан алып 4 кадәрге дәвердә Буа муниципаль районына булачак.
Муниципаль районнарда тикшерү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Премьер-министры Беренче урынбасары Р.Ф.Муратов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы хокук бозуга каршы профилактика Хөкүмәт комиссиясе утырышында тыңланачак.
 
ТР юстиция Министрлыгы пресса хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International