2015 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы тору буенча ТР Юстиция министрлыгы каршындагы комиссия утырышы уздырылды. Утырышны Комиссия рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән иде:
Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан 2015 елның 1нче яртыеллыгында үткәрелгән «Татарстан Республикасы халкының ришвәтчелек турында фикерен өйрәнү” социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча фикер алышу;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2015-2020 елларга Коррупциягә каршы программаның 2015 елның 1нче яртыеллыгында үтәлеше;
Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең торышы.
Комиссия утырышының протоколы белән Коррупциягә каршы тору бүлегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча комиссиясе бүлекчәсендә танышырга мөмкин.