2015 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларындагы дәүләт граждан хезмәткәрләре вазыйфаларына конкурс үткәрелде.
Конкурс комиссиясе карары буенча түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:
Овчинникова Юлия Денисовна 2 нче разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Нәбиуллина Миләүшә Миңнулла кызы 2 нче разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 2нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Бакирова Алсу Хатыйп кызы 2 нче разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 5нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Стрелкова Александра Николаевна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 4нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) Федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.