Аттестация комиссиясе утырышы йомгаклары

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

2015 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфасына ярашлылыгы буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе хезмәткәрнең профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә әзерлек һәм булдыклылык дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия аттестация үтүченең унысын үзләре биләгән дәүләт граждан хезмәтенә туры килә дип тапты, ике аттестация үтүче өстәмә һөнәри белем алган очракта үз вазыйфасына туры киләчәк дигән карар кабул итте.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International