2015 елның 21 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Чаллы суд районы буенча җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә оештырылган иде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәр суды рәисе Р.Г.Гайфетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, мәгълүмати һәм оештыру-хокукый яктан тәэмин итү мәсьәләләре вазыйфаларына кергән бүлек җитәкчеләре А.Г.Сафин, Р.Р.Нәбиуллин, А.В.Воробьевлар үз эшчәнлекләренә караган актуаль мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар.
Министрлыкның кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге мөдире Т.Ю.Латыева кабул итү, эштән азат итү, аттестация үтү һәм дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар буенча ачыклык кертте. Киңәшмә барышында персонал белән эшләүнең башка актуаль сораулары буенча да фикер алышынды.
Министрлыкның оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге мөдире Н.И.Коннова Татарстан Республикасы Башкарма хакимият органнарының Электрон документ әйләнеше бердәм ведомоствоара системасында эшләү буенча укулар үткәрде һәм документларны рәсмиләштергәндә еш очрый торган хаталарны күрсәтеп узды.