“Лотерея хакында” законга кертеләчәк төзәтмәләр әзер

2010 елның 1 марты, дүшәмбе
“Финмаркет” хәбәр иткәнчә, РФ финанс Министрлыгы “Лотерея хакында” Федераль законга төзәтмәләр һәм лотерея күренеше астында көн иткән комарлы уеннар уздыру мөмкинлеген булдырмаучы башка закон чыгаручы актлар әзерләгән.
Лотерея күренеше астында комарлы уеннар уздыру мөмкинлеген калдырмау өчен лотерея төшенчәсен аныкларга, “бүтән документ”, “бүтән ысул” сүзләрен кулланудан баш тартырга тәкъдим ителә. Техник җиһазлар кулланып, лотерея күренеше астында комарлы уеннар уздыру мөмкинлеген калдырмау өчен лотерея җиһазларын һәм лотерея терминалларын дәүләти төркәү каралган. Шулай ук дәүләти һәм дәүләти булмаган лотереялар оештыручыларны массакүләм мәгълүмат средстволарында отчетларын басып чыгарырга мәҗбүр итәргә тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта оештыручыларны призлар фондын лотерея уздыруга рөхсәт алганнан соң бер елдан да артык булмаган вакыт дәверендә тупларга мәҗбүр итәргә тәкъдим ителә. Югыйсә оештыручыларның лотерея үткәрүгә бирелгән рөхсәтне кире чакырту, яки рөхсәтнең көчен суд карары үз көченә кергәнгә кадәр туктатып тору каралган.
Закон проекты тарафыннан “максатчан финанслау программасы” төшенчәсе кертелә. Әлеге документны лотерея уздыру өчен рөхсәт алуга гариза бирүче һичшиксез тапшырырга тиеш.
Лотереялар турындагы законны “уен комбинациясе”, “лотерея терминалы”, “лотерея программасы”, “лотерея хакындагы мәгълүматны эшкәртү үзәге”, “реаль вакыт режимы”, “лотерея уздыруның еллык отчеты”, “максатчан финанслау программасы” кебек яңа төшенчәләр белән тулыландырырга, “лотерея җиһазы”, “лотерея билеты”, “лотерея ставкасы”, “лотерея уздыру”, “лотерея билетларын таратучы” кебек төшенчәләрне аныкларга тәкъдим ителде.
Әгәр лотерея оештыручы максатчан чигереп келган акчаларын алучыга түләүдән баш тарта икән, алучыга башкарма хакимиятнең вәкаләтле органына шикаять белән судка мөрәҗәгать итү хокукы бирелә. Лотереялар турындагы закон көче даирәсеннән кызыксындыручы лотереялар оештыру һәм уздыруны бетерергә, әлеге шөгельләрне кызыксындыручы гамәлләр буларак “Кулланучылар хокукларын яклау” законы көче даирәсенә кертергә тәкъдим ителә.
Россия Федерациясе административ хокук бозулар турында Кодексына хокук бозу дип танылырга тиешле яңа эш-гамәлләр кертелә. Шулай ук АХБ Кодексына түбәндәге төзәтмәне кертергә тәкъдим ителә: Россия Федерациясе субьектларының дәүләт хөкүмәте башкарма органнарына лотереялар турындагы законны бозучыларга карата административ хокук бозу хакында беркетмә төзү хокукын бирергә. Лотереялар уздыруга рөхсәт әлеге орган һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелә.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International