ТР юстиция Министры М.М.Курманов Әлмәт муниципаль районының җәмәгать судьялары белән очрашты

2010 елның 1 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Курманов, Татарстан Республикасы премьер-министры Р.Н.Минниханов катнашы белән узган, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXIV сессиясе эшендә катнашты.
Эшлекле сәфәр дәверендә юстиция министры М.М.Курманов ТР Әлмәт шәһәре, Әлмәт муниципаль районының җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу вакытында җәмәгать судьялары министр белән узган елдагы, җәмгияви икътисади кризис сәбәпле катлауланган, эшчәнлек нәтиҗәләре хакында, 2010 елның 25 февралендә узган судьялар конференциясендә күтәрелгән мәсьәләләр, шулай ук “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге хакындагы мәгълүматка юл булдыруны тәэмин итү” турындагы Федераль законын, иң элек әлеге законның компьютерлар белән тәэмин итү, суд участогының Интернет-порталын алып бару вазыфалары йөкләнгән кадрлар булдыру өлешен, гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар. Чөнки югарыда әйтелгән закон судлар, шул исәптән, җәмәгать судьялары эшчәнлекләре хакында мәгълүматның киң таралуын күз алдында тота.
 
 
ТР юстиция Министрлыгының пресса хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International