Белем күтәрү курслары тәмамланды

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

2015 елның 22 - 23 сентябрьдә «Россия Дәүләт Хокук университеты» Югары белем буенча Федераль Дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Казан филиалында Җәмәгать судьяларының белемен күтәрү курслары төгәлләнде.
Курсларда 17 җәмәгать судьясы һәм 34 җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәре белемен күтәрде.
Курслар ябылышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.В.Воробьёв катнашты. Алар уку планы буенча, оештыру һәм матдик-техник тәэминат буенча фикер алыштылар.
Җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә, уңышлы аттестация нәтиҗәләре буенча, кыска вакытлы курсларда уку турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International