Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләүне реформалау мәсьәләсе хакында фикер алыштылар

2010 елның 2 марты, сишәмбе
2010 елның 2 мартында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында, монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе вәкилләре катнашында, эшлекле киңәшмә узды. Анда торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләү мәсьәләсе каралды.
Аерым алганда, сүз торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләү системасын реформалау буенча тәкъдимнәр эшләп чыгару һәм коммуналь комплекс оешмаларының хезмәт күрсәтүе дәверендә халыкның хокукларын, мәнфәгатьләрен яклау турында барды. Халыкны торак-коммуналь уңайлыклар белән тәэмин итү һәм бу уңайлыклар өчен түләү даирәсендә иң еш хасил булучы мәсьәләләрне караганнан соң, киңәшмә катнашучылары әлеге мәсьәләләрне комплекслы якын килеп чишәргә зарур таптылар.
Аерым алганда, түбәндәге чараларны гамәлгә ашырырга тәкъдим ителде:
Беренчедән, халыкка түбәндәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат җиткерү:
- күпфатирлы йортлар белән идарә итү ысуллары, күп фатирлы йортлар белән идарә итү ысулының тәртибе, күпфатирлы йортлар белән идарә итү ысулын үзгәртү тәртибе;
- торак милекчеләре ширкәтен булдыру тәртибе, торак милекчеләре ширкәтенең эшчәнлекләрен оештыру хакында, торак милекчеләре ширкәте әгъзаларының хокуки положенияләре турында;
- идарә итүче компанияләр, торак милекчеләре ширкәте идарәсе эшчәнлегенә (битарафлыгына) карата шикаять язу ысуллары, халыкның мөрәҗәгатьләре, гаризаларын карарга вәкаләтле органнары турында,
Икенчедән, идарә итүче компанияләргә торак-коммуналь уңайлыклар белән тәэмин итүче оешмаларны конкурс нигезендә сайлап алуны гамәлгә ашырырга киңәш итәргә.
Өченчедән, идарә итүче компанияляр тарафыннан торак-коммуналь уңайлыклар белән тәэмин итү шартнамәләрен торг үткәрү юлы белән, халыкны өзлексез торак-коммуналь уңайлыклар белән тәэмин итү гарантияләрен исәпкә алып,төзү зарурлыгы хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законнар чыгару инициативасын әзерләү.
Россия Федерациясе Хакимиятенә идарә итүче компанияләргә үз эшчәнлекләре хакындагы мәгълүматларын ачыклау вазыйфасын йокләү турында тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә.
 
 
 
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгының пресса хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International