Вакантлы вазыйфага конкурс турында белдерү

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
 
Вазыйфаның исеме
Структур бүлекчәнең исеме
Квалификацион таләпләр
“Белгеч” категориясендә өлкән төркем вазыйфалары
1
Консультант
Татарстан Республикасы Кама Тамагы суд районы буенча җәмәгать судьясы аппараты
“Юриспруденция” белгечлеге буенча югары белем
2
Суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Кама Тамагы суд районы буенча җәмәгать судьясы аппараты
3
Суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 10нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты
4
Суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 11нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты
 
“Тәэмин итүче белгеч” категориясендәге өлкән төркем вазыйфалары
5
2нче разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 5нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты
Эшчәнлек юнәлешенә туры килгән урта һөнәри белем
6
2нче разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 6нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты
7
2нче разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире
Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 10нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты
 
Документларны конкурс комиссиясе секретаре 2015 елның 28 сентябреннән 18 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.210. тел. 223-07-87. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, граждан хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2015 елның 2 ноябрендә булачак.
Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International