2015 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районына сәфәргә чыктылар.
Эш барышында районның административ комиссиясе һәм административ хокук бозулар буенча протоколлар төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның эшчәнлеге: эш кәгазьләрен алып бару, аминистратив материалларны рәсмиләштерү, профилактик юнәлеш һәс суд приставлары хезмәте белән штрафлар түләтү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре өйрәнелде.
Практик эшчәнлек буенча җаваплы затлар белән сөйләшеп, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан киңәшләр бирелде.