ТР Юстиция министрлыгы - «Милләтләр кроссы – 2015»тә

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

2015 елның 27 сентябрендә «Милләтләр кроссы – 2015» Бөтенроссия йөгерү көне үткәрелде. Традицион йөгерүләр Kazan-Arena стадионы янындагы территориядә башланып китте.
Әлеге масштаблы спорт чарасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә ел саен актив катнаша.
Быел 2 км. дистанцияле VIP-ярышларда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм министр урынбасары Н.В.Рагозина үзләренең спорт ягыннан әзерлекләрен күрсәттеләр. Шундый ук ярышлар республиканың башка шәһәрләрендә дә үткәрелде. Спорт акциясендә Татарстанның 250 меңгә якын кешесе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International