Хокук бозуларны профилактикалау буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тикшерү эшләрен Буа муниципаль районында башлап җибәрделәр

2010 елның 3 марты, чәршәмбе
2010 елның 2 мартында Буа муниципаль районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Нугуманов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.Х.Вафин катнашында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркемнең оештыру киңәшмәсе узды.
Эшче төркем әгъзалары Буа муниципаль районда хокук бозуны профилактикалау буенча эшләр оештырылуын тикшерүне комплекслы, мәсьәләрнең расланган исемлеге нигезендә үткәрәләр. Әлеге зур тикшерүнең нәтиҗәләре тикшерү үткәрелгән районнарның җитәкчеләре, тиешле хезмәтләрнең җаваплы вазыйфаи затлары берлегендә, хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркемнең йогаклау киңәшмәсенең фикер алышу предметы булып торачак.
Әлеге чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Нугуманов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.Х.Вафин һәм Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф.Даутов хезмәт вазыйфаларын башкарган вакытта вафат булган эчке эшләр хезмәткәрләренең хәйкәленә чәчәк салдылар, Буа ветеринар үзәгендә, Р.З.Сагдеев исемендәге 1-нче номерлы кадет мәктәбендә булдылар.
 
ТР юстиция Министрлыгының матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International