Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы коррупциягә каршы Стратегияне 2009-2011 елларда гамәлгә ашыру буенча дәүләт программасының нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар

2010 елның 3 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында ведомствоара эшче төркемнең Татарстан Республикасы коррупциягә каршы Стратегияне 2009-2011 елларда гамәлгә ашыру буенча дәүләт программасын башкаручыларның үзара хезмәттәшлеген оештыру, башкарылуын контрольдә тоту һәм координацияләү буенча утырышы узды.
Эшче төркем әгъзалары “Татарстан Республикасының 2009-2011 елларда коррупциягә каршы Стратегиясен гамәлгә ашыру сәясәте буенча дәүләт программасы чараларын 2009 елда башкарылуы нәтиҗәләре турында” магълүмат хакында фикер алыштылар.
Оештыру бүлеге башлыгы А.М.Чашин эшче төркем әгъзаларына министрлыкларда һәм ведомстволарда, муниципаль районнарда программаның Нигезләмәләренең гамәлгә ашырылуы хакында, шулай ук Программаның кайбер пунктларын башкарган дәвердә туган кыенлыклар турында, Программаның башкарылуын контрольдә тотучы ТР юстиция Министрлыгына соралучы магълүматны тапшыру хакында сөйләде. Программа чараларын башкару Мониторингы ТР юстиция Министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Фикер алышып, тәкъдимнәр керткәннән соң әлеге магълүмат Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру эшләре бүлегенә юлланачак.
Эшче төркем утырышында шулай ук Татарстан Республикасының 2009-2011 елларда коррупциягә каршы Стратегиясен гамәлгә ашыру сәясәте буенча дәүләт программасының 2010 елда башкарылуын тикшерү графигы турында фикер алыштылар.
График Программа нигезләмәләрен башкару буенча магълүмат тапшырмаучы, яисә Программаның чараларын үтәмәүче уңышсыз районнарны исәптә тотып төзелгән. Фикер алышу нәтиҗәсендә тикшерүче төркемгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Дәүләт Советы Аппаратының хокук идарәсе, ТР юстиция Министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләрен кертү карары кабул ителде
 
ТР юстиция Министрлыгының матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International