2015 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире М.А.Пашкова, җирле үзидарә органнарына методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, Ютазы муниципаль районына сәфәрдә булдылар.
М.М.Ибәтов Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү Республика программасының гамәлгә куелышы буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында Башкарма комитет хезмәткәрләренең темага кагылышлы бөтен сорауларына ачыклык кертелде.
Шулай ук, бу мәсьәлә буенча җитди сораулары булган гражданнар да кабул ителде: министрлык хезмәткәрләре тузган торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча бүгенге законнарны аңлаттылар.