Бер көн элек узган Татарстан Республикасы экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Комитетының “2008-2012 елларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программасы турында фикер алышу утырышында ТР Дәүләт Советы тарафыннан РФ федераль җыелышының Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы тәртибендә кертелгән “РФ Шәһәр төзелеше кодексының 1 һәм 49 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 231435-5 номерлы федераль закон проекты (капиталь төзелеш объектларының проект документациясенә кабат дәүләт экспертизасын үткәрү өлешендә) каралган иде.
Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров чыгыш ясады. Закон проекты госэкспертиза тарафыннан уңай бәяләнгән проект документациясенә үзгәрешләр керткәннән соң кабат госэкспертиза үткәрү кирәк түгеллеге хакындагы нигезләмәне ныгытырга тәкъдим итә. Закон проектында каралган үзгәрешләр документлар әзерләү процессын тизләйтер һәм гадиләштерер, бу, әлбәттә, төзүчелекнең срокларында һәм күләмендә уңай чагылыш табачак.
Фикер алышканнан соң Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумына әлеге мәсьәләне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итәргә карар кабул ителде.