Бурычлының махсус хокукларын тыю мәсьәләләре хакында

2010 елның 4 марты, пәнҗешәмбе
Суд приставлары Федераль хезмәте кабат бурычлының махсус хокукларын тыю (шул исәптән, бурычлыны машина йөртү таныклыгыннан, кече сыешлы судно йөртү хокукларыннан мәхрүм итәргә, ауга чыгу һәм балык тотуга лицензияләрен бирүне чикләтергә) инициативасы белән чыкты.
Махсус хокукларны чикләү – бу бурычлының бурычын кайтарырга мәҗбүр итүнең билгеле бер чарасы булып торган дөнья тәҗрибәсе. Шуңа күрә бурычын кайтармаган очракта, суд пристав-башкаручысы тарафыннан бурычлының хокуклары тыела. Ягъни гражданнарга чит илгә чыгу тыелган кебек үк.
Бурычлының махсус хокукларын тыюны законда күрсәтелгән шартлар нигезендә булдырыга тәкъдим ителә. Ягъни суд карары нигезендә генә һәм төзәлмәс бурычлыларга карата гына. әгәр кеше – профессиональ автомобиль йөртүче икән, аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итмәячәкләр. Чөнки аның өчен машина, туры мәгънәдә, артык муллык түгел, тормыш итү чыганагы булып тора.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International