Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештырды.
Чарада Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия Фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәү, кадастра һәм картография Федераль хезмәте идарәсе, Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча медико-социаль экспертиза Баш бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, шулай ук, адвокатлар, нотариуслар һәм медиаторлар катнашты.
Чара Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57нче йорт, 1нче бүлмә) үткәрелде.
Консультация сорап 26 граждан мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтәгеләрне нигездә торак һәм мираска кагылышлы законнар кызыксындыра, җир, салым һәм пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр буенча да сораулар яңгырады.