Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән шәфкатьлелек һәм хөрмәт көне белән котлауларымны кабул итегез!
Бу буыннар чылбырының ныклыгын искә төшереп торучы, күпъеллык намуслы хезмәтегез, тәҗрибәгез, зирәк акылыгыз өчен рәхмәт әйтә торган үзенчәлекле көн. Яраткан һөнәрегезгә к вакытыгызны һәм көчегезне биргән өчен сезгә хөрмәтебез чиксез. Безнең бүгенге горурлыгыбыз - кайчандыр сез иҗат иткән, төзегән, саклап калган мирас.
Безнең уртак бурычыбыз – өлкән буынның тормышын матурлау. Әмма өлкән кеше өчен барысыннан да артык – якыннарының игътибары, җылы мөнәсәбәте, яратуы.
Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, тормышка мәхәббәт, якыннарыгызның җылысын тоеп озак һәм бәхетле яшәвегезне телим!