2015 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының “Урман утырту көне” традицион акциясенә кушылдылар.
Министр урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә министрлыкның 19 хезмәткәре «Шәһәр яны урманчылыгы» Дәүләт казна учреждениесенең Биектау участогында агач утырттылар.
Катнашучылар Кадыш бистәсе кишәрлегендә яшь ылыслы агач үсентеләре утыртып, урман байлыгын арттыруга өлеш керттеләр.
Акция урманнарны арттыру максатыннан оештырыла һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик тәрбиягә, урманда үз-үзеңне тоту культурасына юнәлтә.