2015 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм җирле үзидарә органнарына гамәлдәге законнарга кагылышлы мәсьәләләр буенча методик яктан булышу өчен Әтнә муниципаль районына чыкты.
М.М.Ибәтов районның Башкарма комитеты җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә муниципаль хезмәтнең үсеше буенча муниципаль программаның гамәлгә куелышы, административ комиссиясе һәм балигъ булмаганнарның эшләре буенча комиссиянең эшчәнлеге, муниципаль норматив хокукый актларны әзерләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшчәнлеге каралды.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтовка җир кишәрлекләре бирү, мирас хокукы һәм хезмәт законнары буенча сораулар яңгырады. Гамәлдәге законнарга таянып, барлык сорауларга да ачыклык кертелде.