Буа муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшчәнлек

2010 елның 10 марты, чәршәмбе
2010 елның 2нче мартыннан алып 4нчесенә кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында хокук бозуга каршы профилактиканың барышын өйрәнү максатында хокук бозуга каршы профилактика буенча комплекслы тикшерү сәфәренә чыктылар. Тикшерү расланган план-бирем нигезендә узды.
Тикшерү дәверендә эшче төркем әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары берничә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, Буа шәһәренең уку йортларында булдылар, анда укучылар белән тематик профилактик әнгәмәләр алып барылды, аерым алганда, Буа ветеринар үзәгендә, 1 номерлы мәктәпнең кадет сыйныфында, Р.З.Сагдеев исемендәге мәктәптә.
Әлеге тикшерүнең нәтиҗәләре тикшерү үткәрелгән районнарның җитәкчеләре, тиешле хезмәтләрнең җаваплы вазыйфаи затлары берлегендә, хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркемнең йогаклау киңәшмәсенең фикер алышу предметы булды.
Әлеге мероприятие дәверендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Нугуманов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.Х.Вафин һәм Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.Ф.Даутов хезмәт вазыйфаларын башкарган вакытта вафат булган эчке эшләр хезмәткәрләренең хәйкәленә чәчәк салдылар
 
ТР юстиция Министрлыгының матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International