2015 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә министр урынбасары М.М.Ибәтов катнашты. Ул үз чыгышында торак бинасын алу барышындагы процедура мәсьәләләрен карап узды, милек хуҗаларыннан авария хәлендәге торакларны алу карарларын әзерләү буенча киңәшләр бирде. М.М.Ибәтов гражданнардан торакларын алу мәсьәләләре буенча төгәл мәгълүматны министрлыкка җибәреп тору кирәклегенә дә басым ясады.