2015 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды. Курсларның ачылу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин сәламләде.
Укулар «Россия гадел хөкем академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Казан филиалында 2015 елның 12 сеннән 20 нче октябрьгә кадәр үткәрелә. Курсларда 20 җәмәгать судьясы һәм 36 аппарат хезмәткәре укый.
Укып чыгучылар уңышлы аттестация нәтиҗәләре буенча кыска вакытлы курсларны тәмамлау турында таныклык алачаклар.
|
|