Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләү өлкәсендә халык хокукларын яклау

2010 елның 11 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 19 февралендәге 85 номерлы “Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендә халыкның хокукларын һәм кызыксынуларын яклау системасы нәтиҗәлелеген үстерү чаралар турында” карары нигезендә 2010 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасында торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләү системасы үзгәрде. Лифт тоту буенча күрсәтелгән хезмәт өчен торак мәйданның 1 кв.м. чыгып, лифттан файдалану өчен 3нче этаждан башлап кеше саныннан чыгып аерымланган түләү алу кертелде. Шулай ук калдыкларны җыю һәм саклау системасын тоту өчен аерымланган түләү каралган: контейнерларны тоту өчен торак мәданның 1 кв.м. чыгып, ә калдыкларны чыгару, утилизацияләү өчен кеше саныннан чыгып түләнеләчәк.
Расланган форма нигезендә халыкка тәкъдим ителә торган торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләү документының бердәм формасы кертеләчәк.
Дәүләт хакимияте органнарына һәм республиканың җирле үзидарәләренә гражданнарның торак-коммуналь уңайлыклар белән тәэмин ителү дәверендә законлы хокукларын һәм кызыксынуларын яклау системасының нәтиҗәлелек концепциясе проектын 2010 елның 1 июленә кадәр эшләп чыгару бурычы куелды.
 
“Гарант” компаниясе материалларыннан алынды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International