Белемне күтәрү курслары турында

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

2015 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен «Дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген юридик яктан тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре»  программасы буенча белем күтәрү курсларында укучыларны сәламләп чыгыш ясады.

Р.И.Заһидуллин хокукый дәүләттә юристның роле, дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында юридик эшчәнлекнең әһәмияте турында сүз алып барды. 

Укулар Казан (Идел буе) федераль универститетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә 2015 елның 13 – 22 октябрь көннәрендә үткәрелә.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International