Яшьләрне эш белән тәэмин итү чараларын үстерү хакында

2010 елның 12 марты, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2010 елның 19 февралендәге 86 номерлы “Яшьләрне эш белән тәэмин итүдә ярдәм чараларын үстерү турында” карары нигезендә эчке эшләр органнарының профилактик исәбендә торучы затлар санындагы яшьләрне эш белән тәэмин итү системасын үстерү, яшьләр арасында хокук бозуны профилактикалау буенча чаралар тәртибе билгеләнгән. 16 дан алып 20 яшькә кадәрге яшьләр саныннан исәпләнгән затлар исемлеге Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан ел саен төзелә (20 гыйньварга кадәр һәм 20 июльгә кадәр). Ел саен яшьләрне укыту эшен оештыруны җайга салучы эшче һәм хәрби-исәпле белгечлекләрнең иң соралучы һөнәрләр исемлеге билгеләнә.
Җөмһүрият башкарма хакимияте органнарына һәм Татарстан Республикасының РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый-дәүләти оешмасына Эчке эшләр бүлекләренең профилактик исәбендә торучы яшьләрне, аларның ризалыгы белән иң соралучы һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча, расланган Үрнәк булырлык укыту тәртибе һәм 2009-2010 уку елына һөнәрләр, белгечлекләр исемлеге нигезендә һөнәри әзерлек программасы буенча укытуны тәэмин итү вазыйфасы йөкләнгән.
Һөнәри белем бирү, шул исәптән бүтән җирлектә укыту процессын оештырганда да, Россия Федерациясе бюджеты тарафыннан республика бюджетына субвенцияләре исәбенә оештырыла.
 
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International