Шәһәрара автобусларындагы иминлекне саклау чаралары турында

2010 елның 12 марты, җомга
1993 елның 23 октябрендәге 1090 номерлы Министрлар Советы - Россия Федерациясе Хакимияте карарына үзгәреш кертүче Россия Федерациясе Хакимиятенең 2010 елның 24 февралендәге 87 номерлы карары нигезендә шәһәрара автобуслар утыргычларын иминлек каешлары белән җиһазландыру таләбе кертелә.
Билгеле бер ватыклыклар һәм шартларда транспортны эксплуатацияләү тыела. Аерым алганда, иминлек каешлары һәм (яки) утыргычның баш терәгечләре булмаган очраклар күздә тотыла.
Бу чикләү әлеге предметлар транспорт средствосы конструкциясе яисә шул төр средстволарны эксплуатацияләүгә допуск буенча Төп нигезләмәләре тарафыннан (элек – конструкциясе тарафыннан гына) каралган булган очракта гына үз көченә ия булуы аныкланган.
Карар 2010 елның 1 мартыннан үз көченә керде.
 
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International