Чаллыда семинар-киңәшмә

2015 елның 16 октябре, җомга
2015 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Н.В.Рагозина рәислегендә Чаллы суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарда Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин да катнашты. Семинар-киңәшмә кысаларында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен дәүләт граждан хезмәте законнары һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең ришвәтчелеккә каршы тәртип кагыйдәләре һәм таләпләре буенча укулар да уздырылды. Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Җәмәгать судьясы суд участокларында суд эш кәгазьләре һәм архив белән эшләү буенча 2015 елның 1 октябреннән гамәлгә кертелгән инструкцияне куллануга кагылышлы сораулар бирелде һәм тулы җаваплар алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International