2015 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс узды.
Конкурска куелган вазыйфага дүрт кеше дәгъва иткән иде.
Конкурс комиссиясе карары буенча түбәндәгеләр конкурс җиңүчеләре итеп танылды:
Габидуллина Наилә Ирек кызы Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары вазыйфасына;
Шәехова Ләйсән Дамир кызы Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлегенең 1 нче разрядлы өлкән белгече вазыйфасына.
Комиссия утырышының бәйсез экспертлары сыйфатында Татарстан Республикасы гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.