«Корал турында» законга үзгәрешләр кертелгән

2010 елның 15 марты, дүшәмбе
Дәүләт думасы “Корал турында” Федераль законның 13 статьясына кертелгән үзгәрешләрне йомгаклау укылышында кабул итте.
Документ корал хуҗасына яңа яшәү урынына килү белән ике атна агышында коралны исәпкә алу өчен тиешле Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итү вазыйфасын йөкли.
РФ административ хокук бозу Кодексы тарафыннан гражданинга алган коралын эчке эшләр органына исәпкә кую өчен бирелгән ике атналык срогын бозган өчен 300 мең сумга кадәр штраф түләтү чарасы каралган.
Моннан тыш, төзәтмәләр корал алу лицензиясен бирүгә дә берничә чикләү билгелиләр.
Лицензия ел дәверендә наркотиклар, психотропик матдәләр яисә аларның аналоглары әйләнеше өлкәсендә кабат административ хокук бозу эшләрен башкарган, наркотиклар яисә врач күрсәтмәсеннән башка психотропик матдәләр кулланган гражданнарга бирелмәячәк.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International