2015 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Биектау муниципаль районына эшлекле сәфәргә чыкты.
Сәфәр барышында гражданнарны тузган торактан күчерү эшләренең торышы өйрәнелде, тузган торактан күчерү мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтелде.
Болардан тыш, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгына муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен муниципаль норматив хокукый актлар җибәрү мәсьәләләре каралды, киңәшләр бирелде.