Белемне күтәрү курслары тәмамланды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

2015 елның 20 октябрендә «Россия Дәүләт хокук университеты» Федераль дәүләт югары белем мәгариф бюджет учреждениесенең Казан филиалында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары төгәлләнде.  

Курсларда  Татарстан Республикасының 20 җәмәгать судьясы һәм 36 җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәре белемен күтәрде.

Курслар ябылу тантанасында Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.В.Воробьев, Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин катнашты. Алар катнашучылар белән бергә уку планы, шулай ук, оештыру һәм матди-техник проблемалар буенча фикер алыштылар.

 Уңышлы аттестациясе йомгаклары буенча кыска вакытлы курсларын тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International