Яшел Үзән муниципаль районына сәфәр

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

2015 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, Яшел Үзән муниципаль районында сәфәрдә булдылар.

Күчмә чаралар кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының гражданнарның тузган торакларын алу белән бәйле эшләре тикшерелде, тузган торакны алу турында карарлар чыгаруга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан тузган торакны алуга кагылышлы эшне алып бару буенча практик һәм методик киңәшләр бирелде, проблемалы сорауларга җаваплар табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International