Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары эшчәнлеге хакындагы мәглүматка үтемлелекне тәэмин итү

2010 елның 16 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Курманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының сайтларын булдыру мәсьәләсе хакында фикер алышу киңәшмәсе узды. Сүз 22.12.2008 елгы 262-ФЗ номерлы “Россия Федерациясе җәмәгать судьялары эшчәнлеге хакындагы мәгълүматка үтемлелекне тәэмин итү турында” Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру турында барды.
Әлеге мәсьәлә турында фикер алышуда ГУ “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” Генераль директоры Н.А.Никифоров катнашты.
Ул катнашучыларга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының сайтларын булдыру мәсьәләсе, шул сайтларда мәгълүматны әлеге закон таләпләренә туры китереп урнаштыру ысуллары хакында үзенең фикерен белдерде. Гражданнарны суд участокларына барып йөрүдән азат итүче Интернет челтәрендә җәмәгать судьялары аппаратлары сайтлары ярдәмендә гражданнарга хезмәт күрсәтү мөмкинлеген карауга аерым игътибар бирелде. Төп мәсьәләләрдән берсе булып Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын компьютер, күчермә-күбәйткеч техника, структурлаштырылган кабель челтәре тәэмин итү, һәм шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына махсус программалар кертү торды. Чөнки бүгенге көндә мәгълүмати технологияләр кулланып суд эшләрен башкару замандаш схемалары булмыйча җәмәгать судьялары институтын үстерү, камилләштерү мөмкин түгел.
 
ТР юстиции Министрлыгының матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International