2015 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов видеоконференц-элемтә режимында Татарстан Республикасының Яшел Үзән һәм Сарман муниципаль районнары гражданнарын кабул итте.
Кабул итү барышында җир кишәрлекләренә кагылышлы бәхәс тудырган сораулар, күчемсез милекне алу-сату буенча килешү төзү, социаль яклауга мохтаҗ затларны дәүләт пошлинасы түләүдән азат итү, су башнаясын муниципаль мөлкәт итеп рәсмиләштерү, үзара салым акчаларын дини объектларны финанслауда файдалану, активлары булмаган бурычлы оешмадан суд карары буенча бурычларны кайтарып алу мәсьәләләрен карау буенча консультацияләр соралды.
Гражданнарның барлык сорауларына ачыклык кертелде.