2015 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары” программалары комплексы буенча видеоконференц элемтә режимында Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре укытылды.
Укуларны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина ачып җибәрде.
Семинар эшендә хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге мөдире информатизации и компьютерных систем А.Г.Сафин, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, «КРОК» ябык акционерлык җәмгыятенең техник ярдәм буенча инженеры Е.В.Сергеев катнашты. Укуларда “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары” программалары комплексының суд эш кәгазьләрен алып бару процессын автоматлаштыру функционалына кагылышлы мәсьәләләр каралды, суд статистикасын алып бару проблемалары һәм аларны чишү юллары, килгән хатларны теркәү, кварталлык, ярты еллык һәм еллык отчетлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.