Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында дәүләт граждан хезмәтендәгеләргә класслы чин бирү өчен квалификацияле имтихан уздырылды.
Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” Законы нигезендә класслы чиннар дәүләт граждан хезмәтендәгеләргә аларның белемнәрен, осталыкларын, сәләтләрен (профессиональ дәрәҗәләрен) бәяләү максатында үткәрелүче квалификацияле имтихан тапшыру нәтиҗәләренә карап бирелә. Әлеге имтихан, ихтыяҗлыктан чыгып, елга бер тапкырдан артык түгел һәм өч елга бер генә мәртәбә булса да үткәрелә.
Алар арасында суд утырышы секретарьлары, канцелярия мөдирләре һәм консультантлар. Имтихан тотучыларның белем дәрәҗәсе төрле булып чыкты. Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгының квалификацияле комиссиясе әгъзаларының бәяләү нәтиҗәләре буенча имтихан тотучылар арасында квалификацияле имтиханны бирә алмаучылар булмады. Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә имтиханны уңышлы тапшарган Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының барлык хезмәткәрләренә тиешле класслы чин биреләчәк.