Россия Федерациясененең “Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында” Федераль законына үзгәрешләр кертелде

2010 елның 18 марты, пәнҗешәмбе
2010 елның 9 мартында Россиядән чыгу һәм аңа керү тәртибе турындагы Законга үзгәрешләр кертелде. Ата-аналары, тормыш иптәшләре Россия гражданнары булган чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар өчен Россиягә керү тәртибе гадиләштерелгән. Мондый затларга виза бирү хакындагы карар РФ дипвәкиллек һәм консульство учреждениеләре җитәкчеләре исеменә тапшырылган РФ гражданнарның үзләре белән бергәләп Россиягә тормыш иптәшенең, балигъ булмаган балаларының, хезмәткә яраксыз балигъ булган балалары керүе турында язма гаризалары нигезендә кабул ителә.
Россиягдән чыгу һәм аңа керү өчен кирәк булган РФ гражданы шәхеслеген таныкландыручы төп документлар булып паспорт, дипломатик паспорт, хезмәт паспорты, моряк паспорты (моряк таныклыгы) тора.
2010 елның 1 мартыннан мондый документларда хуҗасының шәхси мәгълүматларын туплаган электрон мәгълүмат йөртү җайланмасы булачак. Гадәти паспортларның гамәлдәге срогы 5 ел (бирү өчен пошлина – 1 мең сум), электрон мәгълүмат йөртү җайланмалыларының – 10 ел (бирү өчен пошлина – 2,5 мең сум).
Төзәтмәләр нигезендә гражданнарга паспорт төрен сайлау мөмкинлеге бирелгән (гадәти яисә электрон мәгълүмат йөртү җайланмалы). Сайлау нәтиҗәсе паспорт бирү гаризасында күрсәтеләчәк. Үзгәрешләрнең аерым өлеше юридик-техник характерга ия. Шулай итеп, закон текстында “Россия Федерациясе чит ил эшләре Министрлыгы” сүзләре “чит ил эшләрен алып баручы башкарма хакимиятнең федераль органы” сүзләре белән алмаштырылган.
Закон рәсми рәвештә бастырылып чыккан көненнән үз көченә керә. Паспорт төрен сайлау хокукы турындагы нигезләмәләрнең көче 2010 елның 1 мартыннан барлыкка килгән хокуки мөнәсәбәтләргә тәэсирле.
Закон 12.03.2010 елда “Российская газета”ның 51 номерында бастырылган.
 
 «Гарант» компаниясе материалларыннан алып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International