Вакантлы вазыйфага конкурс турында белдерү

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә: 


Документларны конкурс комиссиясе секретаре 2015 елның 28 октябреннән 17 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55 нче йорт, каб.210. тел. 223-07-87. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 - 18.00, җомга 9.00 - 16.45, төшке аш 13.00 - 13.45.

Вакантлы вазыйфага дәгъва итүчеләргә куелган таләпләр, граждан хезмәте үтү шартлары, конкурс турында нигезләмә “Конкурс документациясе” бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2015 елның 2 декабрендә булачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белешергә мөмкин.

Вакантлы вазыйфалар турында тагын да тулырак мәгълүмат “Идарә итүче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы сайтында http://gossluzhba.gov.ru/ урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International