2015 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12нче эшче төркем утырышы узды. Утырышны эшче төркемнең җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов алып барды.
Утырышта дәүләти һәм федераль программаларның 2015 елның тугыз ае эчендә гамәлгә ашырылу нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.
Утырыш йомгаклары буенча эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылучыларга 2016-2017 елларда Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү өчен заявкалар тапшыру эшен активлаштыру буенча йөкләмәләр бирелде.