Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча укулар

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

2015 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларының суд участокларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча җаваплы хезмәткәрләре өчен укулар уздырды.

Иң беренче булып Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина сүз алды. Семинарда Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.В.Воробьев, Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге мөдире А.Г.Сафин, шулай ук, Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгенең Казан филиалы укытучысы Н.Д.Долгов  катнашты.

Семинар кысаларында янгын чыккан очракта җәмәгать судьясы аппаратлары хезмәткәрләренең эш-гамәлләре, көнкүреш җылыткыч приборларын һәм янгын сүндергечләрне куллану, эш көне тәмамлангач суд участокларын карап чыгу һәм ябып китү мәсьәләләре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International