Административ хокук бозулар турында РФ Кодексы төзәтмәләре махсус хокуктан мәхрүм итү срокларын исәпләү тәртибен аныклый

2010 елның 19 марты, җомга
2010 елның 24 мартында Дәүләт Думасы беренче укылышта РФ Хөкүмәте керткән “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 32.7. статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын (махсус хокуктан мәхрүм итү срокларын исәпләү тәртибен аныклау өлешендә) карарга планлаштыра.
Бүгенге көндә хокук куллану эшчәнлегендә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү срогы башлану вакытын билгеләү проблема булып тора. Бу проблема суд тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат шул төр җәзаны башкаручы органга тиешле таныклыгын (махсус рөхсәт кәгазе) яисә бүтән документларын транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турындагы суд карары үз көченә кергәч тә тапшырмаган очракта барлыкка килә.
Кодекстагы 32.7 статьясы нигезендә махсус хокуктан мәхрүм ителү срогы административ җәза бирү турындагы карарның законлы көченә кергән көненнән үк башлана. Җәза булып махсус хокуктан мәхрүм итү тора. Документлар махсус хокуктан мәхрүм ителгән зат тарафыннан бу төр административ җәза бирү органына тиешле махсус хокуктан мәхрүм итү җәзасын бирү турындагы карарның законлы көченә кергәннән соң өч хезмәт көне дәверендә тапшырылырга тиеш.
Шул ук вакытта Кодекстагы 32.7 статьясының 2 өлеше нигезендә махсус хокуктан мәхрүм ителгән зат тиешле таныклыгын (махсус рөхсәт кәгазен) яисә бүтән документларын тапшырудан баш таркан очракта махсус хокуктан мәхрүм итү срогы туктатыла. Махсус хокуктан мәхрүм итү срогы махсус хокуктан мәхрүм ителгән зат тиешле таныклыгын (махсус рөхсәт кәгазен) яисә бүтән документларын үзе тапшырган яисә аннан бу документларны тартып алу көненнән исәпләнә.
Әмма таныклыкларын тапшырмаган намуссыз гражданнар хокуктан мәхрүм итү срогы чыкканнан соң тиешле таныклыгын (махсус рөхсәт кәгазен) яисә бүтән документларының дубликатларын алу максаты белән мөрәҗәгать итәләр. Болай эшләүләрен махсус хокуктан мәхрүм итү срогы чыгуы (суд карары үз көченә кергән көннән алып), документларының административ хокук бозу турындагы беркетмәнең төзелүеннән соң югалуы белән аңлаталар.
Тәкъдим ителә торган закон проекты әлеге җитешсезлекләрне бетерә, Кодексны суд карары нигезендә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затның вазыйфасын күздә тотучы норма белән тулыландыра. Әлеге зат суд карарын башкаручы тиешле органга тиешле таныклыгыннан (махсус рөхсәт кәгазеннән) яисә бүтән документыннан мәхрүм ителүе турында хәбәр итәргә тиеш. Каршы очракта махсус хокуктан мәхрүм итү срогы туктатылган булып исәпләнәчәк.
 
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International