Бу елның октябрь аенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, адвокатлар палатасы һәм нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультация төркеме белән берлектә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Зәй муниципаль районының Бигеш һәм Сәвәләй авыллары халкын кабул итте.
Кабул итү барышында ике авылның 40 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны кабул итүдә Зәй муниципаль районы Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге мөдире Р.Б.Андреева да катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен газ челтәренә кушылу, “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашу, Татарстан Республикасында социаль ипотека системасы буенча торак шартларын яхшырту исемлегенә куелу, хәрби хезмәткә чакырылу, “ана капиталын” куллану, педагогларның иминият стажын исәпләү мәсьәләләре кызыксындыра иде.
Белгечләр авыл халкының сорауларына җавап бирделәр, барысын да җентекләп аңлаттылар.