Дәүләт Думасы сәяси партияләр турындагы законга кертеләсе үзгәрешләрне карауга әзерләнә

2010 елның 20 марты, шимбә
16 март көнне Дәүләт Думасы Президент тәкъдим иткән “Сәяси партияләр” турындагы Федераль закондагы 32 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карауга кереште.
Проект Федерация субъектларының закон чыгаручы (вәкиллекле) дәүләт хакимияте органнарына вәкил итеп кертелгән, эшчәнлеген региональ телеканаллар һәм радиоканаллар яктырткан сәяси партияләр тигезлеге гарантиясен тәэмин итү буенча нигезләмәләрне үз эченә алган.
Проект нигезендә Федерация субъектында оештыручылары дәүләт органнары яисә Федерация субъектының дәүләт оешмалары булган берәр данә теле- һәм радиоканал, яки устав капиталында Федерация субъекты өлешен тәшкил иткән оешмалар тарафыннан оештырылган һәм таратылучы региональ телеканал, радиоканал билгеләнә. Мондый оешмалар булмаган очракта партияләр эшчәнлеген гарантияле яктырту бүтән әлеге регионда теркәлгән теле- ягъни радиоканал тарафыннан булдырыла.
Федерация субъектларының закон чыгаручы (вәкиллекле) дәүләт хакимияте органнарына вәкил итеп кертелгән сәяси партияләрнең тигезлеген тәэмин итүне контрольдә тоту вазыйфасын Федерация субъектларының сайлау комиссияләренә йөкләргә тәкъдим ителгән.
Закон проекты палатаның язгы сессиясендәге (март) эшчәнлеге программасына кертелгән.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International