Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2010 елның 12 мартындагы №716-IV ГС номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы түбәндәге җәмәгать судьялары биш еллык срокка сайланган:
Татарстан Республикасы Арча районы буенча: 1нче номерлы суд участогы – Паймухина Алина Рәшит кызы; Татарстан Республикасы Зәй районы һәм Зәй шәһәре буенча: 1нче номерлы суд участогы – Гареева Фаридә Имам кызы;
Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Идел буе районы буенча: 1нче номерлы суд участогы –Галәветдинова Диляра Илфар кызы, 7 нче номерлы суд участогы – Камалова Венера Мухтар кызы.